Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Түбән Кама сусаклагычының түбән бьефында урнашкан «Бережок» һәм «Энергетик» бакчачылык  ширкәтләрен су басудан саклау өчен гидротехник корылмалар төзәтелде. "Шулай ук идарә итү пунктлары да тәртипкә китерелде", – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Чулман елгасында су дәрәҗәсе нормада. Югары бьефта -  63,11 метр, (критик билге 65,9 метр), түбән бьефта - 51,82 метр (критик билге 58,9 метр). Су биеклеген контрольдә тоту дәвам итә. 

«Гидротехник корылмалар барысы да тәртиптә, гадәти режимда эшли. Әмма тынычланырга иртәрәк әле, чөнки Чулманның Урал ягындагы өлешендә кар эремәде. Барысы да бәла-казасыз үтсен. Бер елны  «Бережок» һәм «Энергетик» бакчачылык ширкәтендәге шәһәрдәшләребезнең милке су астында калган иде. Шуңа күрә бу урыннар быел игътибар үзәгендә булырга тиеш», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 


Дүшәмбе, 27 март 2023, 10:07