Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 гыйнварда 42 нче мәктәптә «Ел укытучысы – 2022» шәһәр һөнәри осталык бәйгесенең финалы булды. Жюрига финалның җиде катнашучысыннан абсолют җиңүчене, призерларны һәм лауреатларны сайларга, ә катнашучыларга «Видеовизитка» һәм «Ел укытучысына сорау» пресс-конференциясе»н узарга кирәк иде.

42 нче мәктәпнең география укытучысы Григорий Яковлев абсолют җиңүче булды, 35 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Мельникова (2 нче урын), 76 нчы гимназиянең инглиз теле укытучысы Елена Сычугова (3 нче урын) призерлар булдылар.

Якын арада җиңүчеләр республика педагогик осталык конкурсының зональ этабында катнашачаклар.

Ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсы өч ай дәвамында барды. Беренче тур – мәктәп туры – шәһәрнең барлык белем бирү оешмаларында үткәрелде. Икенче турга 61 укытучы чыкты. Конкурс кысаларында укытучылар ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, педагогик мастер-класслар үткәрделәр.

Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 10:14