Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы президентын сайлаулар узачак. Татарстан Республикасында, шул исәптән Чаллыда яшәүче яки вакытлыча торучы үзбәкстанлылар сайлауларда тавыш бирә алачак. Моның өчен шәһәрдә стационар сайлау участоклары эшләячәк.

Бүген 6:30 сәгатьтә «Камазжилбыт»та тавыш бирү участогы ачылды, 11:00 сәгатьтән КФУның Инжиниринг үзәгендә сайлап булачак ("Кабул итү комиссиясе" дип язылган яктан керергә). 14:00 сәгатьтә стационар сайлау участогы «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында ачылачак.

12:20дән 13:30га кадәр 2 нче гимназиядә, 19:00дән 20:00гә кадәр Хлебный проезд, 21 нче йорт адресы буенча "Челны Логистик" учреждениесендә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Стационар сайлау участокларында үзләренең тавышларын 1000ләп кеше бирер дип көтелә.

Пәнҗешәмбе, 14 октябрь 2021, 09:08