7 октябрьдә Алабугада «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика конкурсының зональ этабы узды, ул ел саен 2009 елның 21 гыйнварындагы 7-ТРЗ номерлы «Җәмәгать тәрбиячеләре турында» Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Чаллының 55 нче мәктәбе педагог-психологы Минзилә Нямаева конкурста катнашты һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Хәзер ул шәһәр данын республика этабында яклаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 13 октябрь 2021, 13:48