Мы в социальных сетях

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Комсомол районының Орловка поселогындагы һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында чәчәкләр салу тантанасы булды. Ветераннарны хөрмәтләргә хәрби комиссариат, Комсомол районы ветераннар Советы вәкилләре, С.П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты эшчеләре, Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Яр Чаллы медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия,  4,7,11,21,56 нчы мәктәп укучылары килгән иде. 

Тантана дәвамында Мактаулы каравылда "Калкан" полиция кадет мәктәбе укучылары торды. Шулай ук чараны үткәрүдә 15 нче балалар иҗат йорты коллективы ярдәм күрсәтте.

Һәйкәл янында җыелучыларны Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Ул үсеп килүче буынны Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны онытмаска, аларның якты истәлеген сакларга чакырды.

Яшь чаллылылар алдында Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Барый Минһаҗев, Бөек Ватан сугышы ветераны, Яр Чаллы шәһәренең фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары рәисе Борис Кудряшов та чыгыш ясады.

Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Пәнҗешәмбе, 6 май 2021, 14:45