Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Мин һәлак булган геройларны хәтерлим. Мин хәзерге вакытта яшәүче ветераннарга ярдәм итәм» девизы астында «Буыннар хәтере» хәйрия фонды янә илебез геройларына багышланган «Кызыл канәфер» дигән Бөтенроссия рәхмәт һәм ярдәм акциясен башлап җибәрә.

Бөтенроссия масштабындагы акциягә Чаллы халкы «Кызыл канәфер» билгесен сатып алып, 22 июньгә кадәр кушыла ала. Ул популяр сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә сатыла, аны шулай ук волонтерлар таратачак – акция илебезнең 75 регионын колачлый.

«Кызыл канәфер» билгеләрен таратудан кергән акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак. «Буыннар хәтере» хәйрия фонды ветераннарга дәвалауда, ишетү аппаратлары, кресло-коляскалар, дару препаратлары һәм заманча югары технологияле протезлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә.

«Буыннар хәтере " хәйрия фонды — Россиядә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына югары технологияле ярдәм күрсәтү буенча яңа хәйрия традициясен формалаштыручы бердәнбер коммерцияле булмаган оешма. Фонд безнең ил катнашкан барлык сугыш һәм конфликт бәрелешләре ветераннарына ярдәм итә. Фондка 2015 елның 22 июнендә нигез салынган, бу вакыт эчендә ул ил буенча 15 меңнән артык ветеранга 1,7 миллиард сумлык ярдәм күрсәткән. Узган ел «Кызыл канәфер» акциясе кысаларында волонтерлар 2 миллион сум акча җыя алган.

Пәнҗешәмбе, 6 май 2021, 12:14