Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина «Мастеровые» рус драма театры төзелеше мәйданчыгында киңәшмә үткәрде.

«Төбәк атнасы барышында үзем өчен иң мөһим бурычларның берсе дип, үземнең бер мандатлы округта илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны саныйм. Иң мөһим объектларның берсе – «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган «Мастеровые» театр бинасы. Федераль бюджеттан 1 млрд 80 млн сум, тагын 750 млн сум - республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Акчалар тулы күләмдә күчте», - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

Киңәшмәдә заказ бирүчеләрнең һәм подрядчыларның, шәһәр Башкарма комитетының җаваплы вәкилләре, театр коллективы катнашты. Бүгенге көндә, төзелеш эшләре 15% тан артык башкарылган.


Чәршәмбе, 5 май 2021, 17:15