Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Онкология авырулары белән көрәш» илкүләм проекты кысаларында 7 нче Шәһәр поликлиникасында  яман шеш авыруларын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча  конференция узды. Ул дисциплинаара характерда булды һәм интерактив форматта узды. 

Чарада Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, «ТР ССМ РКОД» Яр Чаллы онкология диспансеры баш табибы һәм шәһәрнең баш онкологы Алмаз Хаҗиев, участок табиб-онкологлары, терапевтлары, функциональ һәм ультратавыш диагностикасы табиблары катнаштылар. 

Конференциядә 7 нче Шәһәр поликлиникасының баш табибы Александр Попов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, учреждениедә яман шеш авыруларын иртә срокларда ачыклау буенча эш алып барыла.

"Без 45 яшьлек пациентларны диспансерлаштыру эшен көчәйттек. Нәкъ менә шушы категория гражданнар табибка баруны кичектерә. Диспансерлаштыру кысаларында без аларны, шалтыратып, ФГДС утәргә чакырабыз, - дип билгеләде баш табиб. - 45 яшьтән башлап ашказанында яман шеш авырулары үсү куркынычы барлыкка килә. Безнең бурыч - аларны иртә стадияләрдә ачыклау. Моның өчен бездә җитәрлек матди-техник база һәм әзерлекле кадрлар бар. Беренчел онкология кабинеты шулай ук кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Поликлиникада табиб-онколог һәм тагын өстәмә эшләүче ике табиб, ике шәфкать туташы бар. 45 яшьтәге затларны тикшерү эше шимбә көннәрендә дә оештырылган", - дип нәтиҗә ясады ул.

Киңәшмәдә катнашучылар яман шеш авыруларының һәр ачыкланган очрагын карап үттеләр, фикер алыштылар онкология белән авыручы пациентларны алга таба күзәтү һәм алып бару тактикасын билгеләделәр.

"Маммография үткәрү буенча эшне дәвам итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте онкология диспансеры баш табибы Алмаз Хаҗиев. - Поликлиникага тикшерелергә килгән һәр хатын-кыз маммографиягә барырга тиеш. Ашказанындагы яман шешне иртә стадияләрдә дәвалап була, шуңа күрә ФГДС буенча эшне -халыкны диспансерлаштыру кысаларында  тикшерүне дәвам итәргә кирәк",- дип мөрәҗәгать итте ул поликлиника табибларына.

Конференциягә йомгакны Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев ясады: "Онкология авырулары белән көрәш алып баруның төп коралы - профилактик чаралар. Диспансерлаштыруны, аның икенче этабын, профилактик медицина тикшерүләрен көчәйтергә кирәк. Без онкологик авырулар очракларын анализлаганда, еш кына пациент нигә иртәрәк килмәгән икән дигән сорау туа. Без бу планда нык торырга - пациентларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга үгетләргә тиеш. Минемчә, мондый сөйләшүләр бик файдалы. 7 нче Шәһәр поликлиникасында мондый конференцияләр барлык шәһәр поликлиникалары катнашында ай саен үткәреләчәк".

Чәршәмбе, 5 май 2021, 09:13