Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Хөкүмәте эшмәкәрләр өчен «ФОТ 3.0» дигән яңа программаны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Ул 2021 елның 1 апрелендә тәмамланган  ташламалы программа урынына булачак. Яңа программада ташламалы кредит ставкасы 3% тәшкил итә. Программаның максаты -  эшмәкәрләргә алга таба ярдәм күрсәтү, шулай ук мәшгульлеккә өстәмә булышлык итү.

Яңа программа буенча заемщик булып иң аз торгызылган тармакларда эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләрдән тыш) тора ала. Алар арасында – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе.

Кредит күләме хезмәткәрләр санына бәйле булачак. Максималь сумма - 500 млн сум. Төп шарт: заем кредит килешүе гамәлдә булган вакытта эш урыннары кимендә 90% сакланып калырга тиеш.

Кредитны 2021 елның 1 июленә кадәр 12 айга рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

Программада катнашучы банклар: «Саклык банкы» ААҖ, ВТБ Банк ААҖ, «Совкомбанк» ААҖ, «Ак Барс» Банк ААҖ,  Газпромбанк  Банк АҖ, «Россия милли коммерция банкы» (РНКБ) Банк ААҖ,  «Промсвязьбанк» ААҖ, «АЛЬФА-БАНК» АҖ.

Программа шартлары турында тулырак мәгълүматны http://government.ru/docs/41623/ сылтамасы буенча Хөкүмәтнең 2021 елның 27 февралендәге 279 номерлы карарында белергә мөмкин. 

Пәнҗешәмбе, 6 май 2021, 09:15