Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева һәм шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов Яр Чаллының яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләрендә булды.

Казан кунагына иң беренче булып «Мечтатель» яшүсмерләр клубы үрнәгендә ишегалды клубларының эшен күрсәттеләр. Биредә берничә ел дәвамында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр «Проснись» инклюзив театрында шөгыльләнәләр. Шулай ук спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге һәм дәвалау физкультурасы түгәрәкләре эшли.

Кунаклар «Бум бум клуб» барабан студиясендә һәм якын көннәрдә ачылырга тиешле «Борщ» яңа кулинария остаханәсендә дә булдылар. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр биредә кулинария сәнгатен үзләштерәчәкләр.

Моннан тыш, яшь белгечләр үзләренең социаль проектларын презентацияләделәр. Мисалга, Тимур Сухих «Открытое пространство» диджеинг мәктәбе проектын күрсәтте. Проектның максаты – шәһәрнең танылган ди-джейларын җәлеп итеп, яшьләрне музыкаль яктан үстерү һәм музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү. Александра Рева үзенең Чаллыда корея мәдәниятен үстерү проекты турында сөйләде. Белгеч Оксана Антохина шәһәрдә өч ел дәвамында«Сказки в городе» гаилә театр активы региональ фестивале уздырылу турында бәян итте.

Алла Кондратьева тәкъдим ителгән проектларның һәркайсын үстерергә кирәк икәнен ассысызыклады һәм аларга региональ дәрәҗәдә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Яр Чаллының яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы 22, 24, 26 мартта шәһәрдә эре республика грант конкурсында катнашу өчен семинар булачагын искә төшерде. Федераль яшьләр эшләре агентлыгы 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге физик затлардан һәм югары уку оешмаларыннан Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына заявкалар кабул ителүгә старт игълан итте. Проектны тормышка ашыру өчен 2,5 миллион сумга кадәр акчалата ярдәм алу мөмкинлеге бар!

Делегация вәкилләре караган тагын бер объект - «Орион» яшьләр үзәге. Иреклелелек үзәге җитәкчесе Татьяна Талапина әлеге юнәлешнең эше турында сөйләде. Министр урынбасары активистлар белән танышты һәм күмәк проектларда уңышлар теләде. Танышу шул көнне 20 еллыгын бәйрәм итүче «Нур» яшьләр үзәгендә очрашу белән тәмамланды.

Шимбә, 20 март 2021, 11:53