Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эш визиты барышында поликлиниканың баш табибы Александр Попов коронавируслы пациентларны дәвалау һәм тернәкләндерү буенча агымдагы хәл белән таныштырды. Поликлиника базасында шәһәрдә беренчеләрдән булып СOVID-19 диагнозлы пациентларны тернәкләндерү буенча пилот проекты уңышлы тормышка ашырылды, аның аша инде 300 кеше узды.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә COVID-19 дан вакцинацияләү иде. Исегезгә төшерәбез, 7 нче поликлиника COVID-19 дан вакцинацияләү буенча шәһәрдә беренче пункт булды. Әлеге дәвалау учреждениесендә 2500 дән артык кеше прививка ясатты.

«Вакцина ясатырга кирәк. Без популяцион иммунитетка ирешергә тиеш. Оештыру буенча кыенлыклар юк. Барлык тиешле әйберләр бар. Медиклар әзер, - диде Әлфия Когогина.

Прививка кампаниясе кысаларында поликлиниканың баш табибы Александр Попов шәһәрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар уздыра, вакцинацияләү буенча чаллылыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирә.

Шимбә, 20 март 2021, 10:00