Мы в социальных сетях

Автозавод районында «Яз канатларында» бәйрәм программасы аша гүзәл затларны сәламләделәр. Чакырылган сугыш һәм хезмәт ветераннарына, күп балалы аналарга, төрле тармак хезмәткәрләренә "КАМАЗ" мәдәният сарае холлында яшь чаллылылар кулы белән ясалган котлау открыткалары тапшырылды. Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов барлык катнашучыларга матур сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов та котлады. Бәйрәм программасында район администрациясе башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясалды.

Шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлары чыгышлары хатын-кызлар өчен музыкаль бүләк булды.

Җомга, 5 март 2021, 11:22