Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кабул итте. Гражданнар белән очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин да катнашты.

"Гражданнарны конкрет темага кабул итү - кешеләрне борчыган сорауларга тирән төшенү һәм тармак министрлыклары һәм профильле ведомстволар белән берлектә хәл итү вариантларын эшләүгә керешү өчен яхшы мөмкинлек. Кабул итү барышында Яр Чаллы, Менделеевск, Яшел Үзән һәм Бөгелмә халкыннан шактый кискен сораулар килде. Хезмәттәшләребез белән һәр проблеманы җентекләп тикшерергә һәм аларны хәл итәргә килештек", - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

Кергән сораулар арасында – җылылык хезмәтләренең түбән сыйфаты, күп фатирлы йортта озакка сузылган ремонт, ТКХ өчен түләүләр арту, квартал эчендәге юлларны төзекләндерү һәм төзүгә кагылышлы сораулар бар иде. Кергән шикаятьләрнең адреслары буенча, шулай ук ТКХ өлкәсе өчен аеруча актуаль булган мәсьәләләрне тикшерү, анализлау планлаштырылган.

Җомга, 5 март 2021, 08:29