Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев РФ Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Мэр кунакка шәһәрнең узган елда ничек яшәве һәм эшләве турында сөйләде, шул ук вакытта автокаланың федераль дәрәҗәдә хуплануын билгеләп үтте.

 "Узган ел катлаулы булды, әмма «КАМАЗ»ның туктамавы мөһим. Эре шәһәр барлыкка китерүче предприятиенең хәленә шәһәрнең хәле бәйле,чөнки кече бизнес та, хезмәт күрсәтү өлкәсе дә производстводадан гыйбарәт. Чаллы өчен дәүләт ярдәме чаралары эшләнде. Без илкүләм проектларда катнашуны дәвам иттек, алар арасында - «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» да бар. Программа кысаларында берничә ел эчендә Чаллыда юлларның сыйфаты сизелерлек яхшырды", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

 Мэр шулай ук "ТОСЭР" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшчәнлеге мисалында шәһәрнең икътисадый потенциалын тәкъдир итте. "ТОСЭР-автомобиль төзелеше белән бәйле булмаган инструмент. Бизнесны үстерү өчен шартлар бар. Бүген Яр Чаллыда телевизорлар, суыткычлар, кер юу машиналары, азык-төлек продукциясенең киң линейкасы җитештерелә".

Ярослав Нилов республиканың икътисадый эшчәнлегенә югары бәя бирде.

«Кызыклы, предметлы сөйләшү булды. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенә Яр Чаллыда социаль планда хәл ителә торган мәсьәләләр турында сөйләү файдалы булды дип уйлыйм, чөнки ЛДПР инициативалаган башка партияләр белән берлектә закон чыгару инициативалары бүген тормышка ашырыла», – дип нәтиҗә ясады Наил Мәһдиев.

Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 16:47