Мы в социальных сетях

Яр Чаллы балалар бакчаларында 8 Март уңаеннан узучы чаралар ата-аналар катнашында узачак, әмма бәйрәмдә 65 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша алмый. Мәктәпкәчә  учреждениеләрдә язгы бәйрәм үткәрү шартлары турында Роспотребнадзорның Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде.

"Мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү идарәсе адресына барлык кирәкле тәкъдимнәр дә язмача җибәрелде. Ул критерийлар безнең тарафтан уйлап табылмаган. Федераль хезмәтнең бу таләпләре безнең республика Хөкүмәтенең тиешле норматив актлары белән беркетелгән. Аның нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр әлеге чараларда катнашырга тиеш түгел. Бер кешегә 4 квадрат метр нормативы да, 1,5 метр социаль дистанция дэ саклана. Кергэн урында фильтр уткэру каралган, кеше саны 100дән артмаска тиеш. Әгәр бу критерийлар буенча, теге яки бу учреждение әлеге таләпләрне ути алмый икән, алар бәйрәм чараларында ата-аналар катнашуын рөхсәт ителмәү турында карар кабул итәләр", – дип аңлатты ул.

Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 14:22