Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Өстәмә белем бирү педагогы – 2021» муниципаль һөнәри осталык конкурсының финалы узды. Конкурс 11 гыйнварда старт алды, 11 өстәмә белем бирү оешмасыннан 11 катнашучы иң яхшы дип аталу хокукы өчен конкурс сынаулары юлын узарга теләк белдерде.

Сайлап алу этабында катнашучылар жюри хөкеменә «визит карточкасы» видеороликларын, эшләнгән программа-методик комплектны тәкъдим иттеләр. Таныш булмаган аудиториядә «өстәмә гомуми белем бирү программасы нигезендә эшчәнлекнең яңа төрләре белән танышу» дигән темага ачык дәрес үткәрделәр, «педагогик күптөрлелек» марафоны үттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча финалга өстәмә белем бирү педагогы, 14 нче "Парадокс" балалар һәм яшүсмерләр үзәге җитәкчесе Руслан Герасимов; 13 нче балалар сәнгать мәктәбенең скрипка сыйныфы укытучысы Ләйсән Мифтахова; 15 нче балалар иҗат йортының "сынлы модельләштерү" өстәмә белем бирү педагогы Ольга Бычкова; 7 нче балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укытучысы Лидия Петрова; шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның интеллектуаль үсеш бүлеге өстәмә белем бирү педагогы Венера Зарипова; 5 нче балалар техник иҗат үзәгенең 3D модельләштерү һәм прототиплаштыру буенча өстәмә белем бирү педагогы Евгений Абрамов чыкты.

2021 елның иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы дип Руслан Герасимов танылды.

Икенче урынны Ләйсән Мифтахова, өченче урынны Ольга Бычкова алды. Венера Зарипова һәм Лидия Петрова конкурс лауреаты дипломнарын, финалист дипломын Евгений Абрамов алды.

Җомга, 5 февраль 2021, 16:30