Мы в социальных сетях

Коронавирустан вакцинацияләү ике тапкыр кертеләчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде: "Вакцинация хәзерге вакытта ике этапта уза. Иньекция ясала һәм 21 көннән соң тагын бер эш башкарыла. Вакцина шул рәвешле булдырылган ки, кеше ике тапкыр прививка ясатырга тиеш. Н.Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург вакциналаштыруга 3 көн кала билгеле чикләүләр булырга тиешлеге буенча аңлатма бирде", – дип төгәлләштерде ул.

Беренче чиратта куркыныч төркеменә керүче чаллылылар прививка ясатачак. Болар – Кызыл зоналарда һәм поликлиникаларда эшләүче медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең укытучылар составы, транспорт хезмәткәрләре, волонтерлар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, куркыныч төркеме федераль хезмәт регламентлары белән билгеләнә.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә, Яр Чаллыга "Спутник V" дигән 2 900 вакцина китерелгән.

 "Вакцинация алдыннан билгеле бер эпидемиологик хәлләрдә антитәнчекләр булу-булмауга тикшеренү һәм COVID-19га ПЦР-анализ ясарга кирәк булачак. Анализның тискәре нәтиҗәсе булган очракта, вакцинация үткәреләчәк", - дип аңлатты Александр Николаев.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 207 очрагы теркәлгән.

Пәнҗешәмбе, 17 декабрь 2020, 12:21