Мы в социальных сетях

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе эшмәкәрләре белән контроль-күзәтчелек органнары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова алып барды.

Очрашуда террорчылыкка каршы, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Кешеләр күпләп була торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы урынбасары Нәзирә Шәрифуллина катнашучыларга ЕНВДны юкка чыгару һәм башка салым салу режимнарын куллану турында сөйләде.

Пәнҗешәмбе, 10 декабрь 2020, 11:52