Мы в социальных сетях

2020 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закировның Казанда гражданнарны бердәм кабул итүе уза. Кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс ур., 61 адресы буенча үтәчәк.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче татарстанлыларга (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк. Теләгән кеше шулай ук Skype аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алачак.

Пәнҗешәмбе, 10 декабрь 2020, 10:53