Мы в социальных сетях

 «Энергетик» мәдәният сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чараның хөрмәтле кунагы РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров булды. Ул катнашучыларны котлады һәм 25 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов җылы котлауларга кушылдылар.

Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.

Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында www.pfr.gov.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин

Пәнҗешәмбе, 10 декабрь 2020, 11:38