Яр Чаллыда 10 нчы декабрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән секундына 3-8 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -17..-20, аязган вакытта -28 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -10..-14 градус. Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы территориясендә 3 декабрьдән башлап һава
температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән, минималь температура
-20..-25 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым
районнарда -28 градуска кадәр. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2020 елның 10
декабренә кадәр сакланачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 9 декабрь 2020, 16:14