Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 23 сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Рауза Латыйпова-Иванованың «Туган як матурлыгы» исемле шәхси күргәзмәсе ачыла. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган экспозициядә төрле жанрдагы эшләр: Татарстан Республикасы тирә-юнендәге пленэрларда башкарылган пейзажлар, декоратив-стильле картиналар, «татар халык костюмнары» сериясе тәкъдим ителәчәк.

Рауза Латыйпова - Иванованың картиналары Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Россия, Франция, Италия, Төркиянең шәхси коллекцияләрендә саклана. Күргәзмәдә булган вакытта социаль дистанцияне үтәү, битлекләрдән булу мәҗбүри. Күргәзмә 2020 елның 18 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле. Белешмә өчен телефон: 70-02-26.

Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 14:44