Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда төп канализация коллекторын ремонтлау тәмамланды. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җиткерде: "Әлеге ремонт өч ел дәвам итте. Безгә Төзелеш министрлыгы тарафыннан федераль акчалар бүлеп бирелде. 1 миллиард 700 миллион сум шәһәргә кертелгән һәм хәзер без төрле экологик зарарлардан тагын да күбрәк якланган", - дип билгеләп үтте ул.
Илья Зуев сүзләренә караганда, хәзер документ эшләре бара. Бу эшләр 1 октябрьгә кадәр тәмамланачак.
"Әһәмиятлелеге буенча да, кертелгән инвестицияләр күләме буенча да мөһим һәм кирәкле эш. Шуңа күрә бу юнәлештә без федераль хакимият органнары белән актив эшләдек. Бу проблема Россия Федерациясенең күп кенә шәһәрләрендә булуын исәпкә алып, инженерлык коммуникацияләре бик тузган хәлдә, шуңа күрә кыска гына вакыт эчендә шәһәребезнең Торак-коммуналь комплексы тотрыклылыгы буенча яхшы, кирәкле һәм мөһим эш башкарылды", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Шәһәребездәге төп канализациянең 07 коллекторы 1974 елда файдалануга тапшырылган иде.

Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 09:06