Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда 17 августтан башлап перчаткаларны мәҗбүри йөртү гамәлдән чыгарыла, шул ук вакытта республикада битлек режимы үз көчендә кала. Бүгенге көннән республикада кинотеатрлар һәм цирклар, театрлар, концерт заллары һәм аквапарклар үз эшләрен дәвам итәчәкләр.

Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, коронавирус буенча статистика уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк.

"Чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүгә бәйле рәвештә, тиешле күрсәтмәләр биреләчәк, рәсмиләштереләчәк. Без тагын да киңәйтелгән рәвештә мәдәни чараларның гадәти эш режимына күчәчәкбез. Беренчел режим гамәлдән чыгарыла, әмма битлек режимы саклана", – дип билгеләп үтте спикер.

Наил Мәһдиев шәһәр халкын битлек режимын сакларга чакырды: "Өченче этап кысаларында кертелгән барлык чикләүләр дә тайпылышсыз үтәлергә тиеш, дип тагын бер кат ассызыклыйм. Бу кинотеатрларга, театрларга, ял оештыру белән шөгыльләнүче барлык учреждениеләргә кагыла. Беркем дә 24 сәгать битлек кияргә мәҗбүр итми. Кинотеатрга кердек – битлек кидек, чыктык – салырга була. Бу гади әйберләр. Моңа үзеңне өйрәтергә кирәк", - диде ул.

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 816 очрагы лабораториядә расланган. 618 кеше терелгән, 6 504 кеше медицина күзәтүеннән алынган.

Дүшәмбе, 17 август 2020, 09:14