Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы беренче укылышта Салым кодексына коронавирус таралуга бәйле рәвештә Россия президенты тарафыннан тәкъдим ителгән гражданнарга, бизнеска һәм коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча өстәмә чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк төзәтмәләрне кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу уңайдан мондый аңлатма бирде: "Минем округтагы эшмәкәрләр  әлеге закон проектын кабул итүне көтә, чөнки ул гражданнарга, кече һәм урта бизнеска, үзмәшгуль, коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән."

Закон проекты түбәндәге ярдәм чараларын күздә тота:

2020 елның 2 кварталы өчен МСП субъектлары өчен зыян күргән тармаклардан, шәхси эшмәкәр һәм социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларны салым һәм иминият кертемнәрен түләүдән азат итү; 

коронавирус белән көрәштә бушлай ярдәм күрсәтә торган оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга салым чыгымнарын киметү; 

юридик һәм физик затларның салым салына торган керемнәре составында мәшгульлек һәм аны саклау өчен алынган кредитлар һәм аларга исәпләнгән процентлар буенча бурычларны исәптән төшерү рәвешендә керемнәр исәпкә алынмаячак;

социаль өлкә хезмәткәрләренә аерым хезмәт шартларында кызыксындыру характерындагы түләүләрне НДФЛдан азат итү. 2020 елда үзмәшгульләр алган грантлар рәвешендә физик затлар кеременә салым салынмаячак;

зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр өчен 2020 елда үзләре өчен түләнә торган иминият взнослары бер минималь хезмәт хакы күләме, 20 318 сумга кадәр киметеләчәк.

Җомга, 22 май 2020, 08:51