Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда мэр Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советы даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Ул онлайн-режимда барды. Депутатлар Шәһәр Советының булачак утырышында каралачак берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Утырышта 33 депутат катнашты.

Иң мөһимнәрдән берсе-агымдагы елның апрель-июнь айларында аренда түләвеннән азат итү рәвешендәге ташламаларны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү мәсьәләсе булды. Ташлама Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының Бердәм реестрына кертелгән, яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәл начарайган шартларда аеруча зыян күрүчеләргә кагыла.

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, шәһәр бюджеты билгеле бер югалтулар кичерәчәк. Муниципаль милекне арендалау килешүләре буенча, өч айда төшеп калучы керемнәр 5,5 млн сумнан артык, җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре буенча – 10 млн сумнан артык тәшкил итәчәк. 

 "Бюджетны баланслый алмыйбыз. Безгә мондый хокукны беркем дә бирмәде. Безгә гражданнар алдында булган бурычларны үтәргә кирәк. Шәһәр хуҗалыгын тотуга килгәндә, ярты миллионлы шәһәрне чистартырга, җыештырырга кирәк. Бу безнең балалар бакчаларына да кагыла. Бездә алар 130га якын. Шулай ук  мәктәпләргә, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакына да кагыла – без алар өчен шәхси җаваплылык тотабыз. Әмма икенче яктан, эшмәкәрләр – алар сезнең белән безгә аерым матди уңайлыклар тудыручы кешеләр. Без кече һәм урта бизнес предприятиеләренә бераз булса да ярдәм күрсәтәчәкбез", - диде шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, депутатлар шәһәр бюджетына, Башкарма комитет структурасына һәм Шәһәр Советы регламентына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Алар барысы да 28 майда 10: 00 сәгатьтә узачак сессиядә каралачак.

Пәнҗешәмбе, 21 май 2020, 17:08