Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ишегалды территорияләрен су басу куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре: подвал, беренче кат тәрәзәләрен ныгытырга; йорт тирәсендәге су чыгару канауларын чистартырга; тышкы өслек сулары килүне кисәтү максатыннан подвал биналарында вентиляция тишекләрен ябарга; подвалларны мөлкәт һәм азык-төлектән азат итәргә; су басу куркынычы булган биналардан хайваннарны һәм кошларны куркынычсыз урынга чыгаруны искәрергә; йортка керү юлларын һәм су басу мөмкинлеге булган участокларда каралты-кура корылмаларын төзекләндерү өчен күперләр, такталар һәм терәкләр әзерләргә; эвакуация очрагында кирәкле документлар, шәхси әйберләр һәм мөлкәт исемлеген алдан төзергә; рюкзакка кирәкле җылы әйберләрне, ике тәүлеклек азык-төлек һәм су запасларын салырга; су басу һәм ачыкланган сәбәпләр турында 101 яки 112 телефоны аша хәбәр итегез.

Су басудан саклану өчен иң нәтиҗәле ысул – эвакуация. Эвакуация алдыннан, үз йортын саклап калу өчен, суны, газ, электрны, җылыту мичләрен сүндерергә, кыйммәтле әйберләрне биналарның өске катларына  күчерергә, авыл хуҗалыгы инвентарьларын куркынычсыз урыннарга алып куярга, йортларның беренче катлары тәрәзәләрен һәм ишекләрен такталар, фанера белән капларга кирәк. 

Эвакуация башлану турында кисәтү алган вакытта тиз арада паспортларны һәм башка кирәкле документларны (юешләнми торган пакетка салу), акча һәм кыйммәтле әйберләрне, медицина аптечкасын (даруларны), сезон буенча өске кием һәм аяк киеме комплекты, җылы кием, бәдрәф кирәк-яраклары, азык-төлек запасларын берничә көнгә җитәрлекне җыярга кирәк.
 Барлык эвакуацияләнүчеләр күрсәтелгән маршрутлар белән (кагыйдә буларак, кыска вакыт эчендә) теркәлү һәм куркынычсыз районнарга җибәрелү өчен игълан ителгән җыелма пунктка барырга тиеш. Эвакуациянең ахыргы пунктына килеп җиткәннән соң теркәлү уздырыла һәм халыкны вакытлыча яшәү урыннарында урнаштыру оештырыла.

Язгы ташу вакытында кинәт су басу зонасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре: тиз арада кирәкле документларны, кыйммәтле әйберләрне, кирәкле даруларны, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләрне җыеп алырга; балаларга, инвалидларга һәм олы яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтергә. Алар беренче чиратта эвакуацияләнергә тиеш.  Мөмкинлек булган кадәр су басу зонасыннан тиз арада китәргә кирәк.  Китү мөмкинлеге булмаса биеккәрәк, мәсәлән йорт түбәсенә менәргә, ярдәм килгәнче шунда торырга киңәш ителә. Коткаручыларга тиз арада сезне табу мөмкинлеге булсын өчен сигнал бирергә кирәк.
Паникага бирелмәскә, коткаручыларга вакытында су эчендә калучылар һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең булуын ачыкларга мөмкинлек бирә торган чаралар күрергә кирәк. Көндез булса, моның өчен биек урынга төсле тукыма элергә, ә төнлә ут сигналлары аша хәбәр бирергә була.
Ярдәм килгәнче су басу зонасында калган кешеләргә бинаның өске катларында, түбәләрендә, агачларында, башка калкулыкта калырга, куркынычсыз урыннарда булырга кирәк. Үзеңне эвакуацияләү өчен көймәләр, катер, плоталар, бүрәнәләр һәм башка кул астындагы материаллардан файдаланырга була. Су басканда, автомобильдә, мотоциклда хәрәкәт итүне чикләү мөһим, су агымы аларны әйләндереп капларга мөмкин.
Су кимегәннән соң бинага керер алдыннан, түшәм һәм стеналарга шактый зыян килмәвенә инанырга, өзек электр үткәргечләреннән сакланырга, җыелган газларны бетерү өчен бүлмәләрне җилләтергә, ачык ут чыганакларын тулысынча җилләтергә һәм газ белән тәэмин итү системасының төзеклеген тикшерергә, электр үткәргечләрнең, газ белән тәэмин итү торбаларының, суүткәргечнең һәм канализациянең төзеклеген тикшерергә, бинаны киптерергә, суга эләккән азык-төлек продуктларын кулланмаска, тиешле санитар тикшерүдән башка судан файдаланмаска киңәш ителә.
Пәнҗешәмбе, 21 май 2020, 14:12