Мы в социальных сетях

Чаллының салым инспекциясе хәбәр иткәнчә, Россия Федераль салым хезмәте коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән бизнес өчен гамәлгә ашыра торган ярдәм чаралары турында тулы мәгълүматны – «Минем бизнесым нинди ярдәм ала ала?» дип исемләнгән яңа сервис аша алырга мөмкин. 

Сервиста эшләү өчен компаниягә яки шәхси эшмәкәргә ИННын күрсәтү дә җитә. Сервис салым түләүче өчен гамәлдәге һәм кулай булган барлык ярдәм чараларын да чагылдырачак. Ул автомат рәвештә салым һәм взнослар түләү буенча кичектереп тору, кече һәм урта бизнес өчен субсидияләр алу, шулай ук бөлгенлеккә мораторий кертү мөмкинлеген тикшерә. Күрсәтелгән компания өчен бернинди махсус чаралар каралмаган очракта, сервис бизнес өчен эшләүче башка чараларны тәкъдим итәчәк.

Зыян күргән оешмаларга һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары, шулай ук субсидия алу тәртибе турында җентекләбрәк «Коронавирус: бизнеска ярдәм итү чаралары» һәм «Кече бизнес өчен субсидияләр» махсус битләрендә танышырга мөмкин.

Шулай ук сайтның төп битендә «Сервислар һәм дәүләт хезмәтләре» бүлегендә бизнеска ярдәм итү чаралары буенча барлык сервислар «COVID-19» блогында берләштерелгән.

Пәнҗешәмбе, 21 май 2020, 11:23