Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Халыкка ярдәм күрсәтү буенча акцияне KazanExpress компаниясе тәкъдим итте. Компания хакимият яки компания бүлеп бирә торган азык-төлек җыелмаларының санын ике тапкыр арттырды. Беренче партияне-120 җыелманы мохтаҗ чаллылыларга ай башында тапшырдылар. Бүген тагын 1 345 җыелма әзерләнгән. Шуларның 200ен сатып алу өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев акча җибәрде, 755е Башкарма комитет хезмәткәрләре, 390ы шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән җыелды.

"Мин безнең инициативаны хуплаучыларга һәм авыр минутларда кешеләрне ташламаучыларга рәхмәтлемен. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ул «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» дип аталган программаны башлап җибәрде.  Хәзерге вакытта шәһәргә безнең Чаллы гаиләләре өчен 12 меңнән артык азык-төлек җыелмасы килде. Үз чиратыбызда, без дә бу акцияне хуплыйбыз", - диде шәһәр башлыгы.

Шәһәр Советының берьюлы берничә депутаты пандемия нәтиҗәсендә чаллылылар арасында барлыкка килгән катлаулы вәзгыятькә җавап бирде. Алар арасында Флера Андреева, Рөстәм Гайнуллов, Венера Туктарова, Виталий Агапов, Әбделхак Батюшов, Рәшит Шәмсединов, Евгений Архипов бар. Финанслауны предприятиеләр җитәкчеләре дә күрсәтте: Ленар Сәлахов («Кама» агросәнәгать комплексы), Әхәт Галәветдинов («ЖилЭнергоСервис»), Андрей Елантьев («Лифтлар куркынычсызлыгы»).

Азык-төлек җыелмаларын мохтаҗ һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр, инвалидлар, ялгыз яшәүче пенсионерлар алачак. Исемлекләр мәктәпләрдә һәм Башкарма комитетка, район администрацияләренә мөрәҗәгатьләр буенча формалаштырылды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җыелма составын шәхсән үзе тикшерде, тәкъдим ителгән продуктларның теләсә кайсы гаиләдә ихтыяҗ тудырганын билгеләп үтте.

Яр Чаллының битараф булмаган кешеләр https://stop-corona.kazanexpress.ru/ сайты аша продуктларга заказ биреп, аның өчен акча күчереп, проектка ярдәм итә алалар. 

Азык-төлек җыелмаларын бирү шунда ук башланды.

Кичә Чаллы гаиләләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында 6 165 азык-төлек җыелмасын алды.

Чәршәмбе, 20 май 2020, 15:55