Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы ялган дарулар әйләнеше өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы төзәтмәләрне ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина түбәндәге закон проектларына аңлатма бирде: "РФ Җинаять һәм административ кодексларына кертелә торган үзгәрешләр гражданнарны интернет аша таратыла торган ялган дарулардан һәм БАДлардан саклауга юнәлдерелгән. Хәзер гражданнар өчен ялган дарулар һәм биокушылмалар белән онлайн сәүдә итү өчен штраф күләме 75 меңнән 200 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен –150 меңнән 600 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Юридик затларга-2 млн сумнан 6 млн сумга кадәр штраф каралган. Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә 90 көнгә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган".

Теркәлмәгән дарулар яки медицина эшләнмәләрен сату яки кертү конкрет пациентларның тормыш күрсәткечләре буенча гамәлгә ашырыла. Яңа нормалар закон рәсми басылып чыккан көненнән гамәлгә керәчәк.

Җомга, 20 март 2020, 14:38