Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда  «Электротехник» 4 нче полиция бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу урынга полиция подполковнигы Ринат Сираев билгеләнде. Ул 1979 елда туган, Эчке эшләр органнарында 1997 елдан бирле хезмәт итә. Ринат Сираев Алабуга махсус милиция урта мәктәбен һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 

Элек Яр Чаллы шәһәренең  «Үзәк» 3 нче полиция бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган.

Идарә башлыгы Надир Закиров Ринат Сираевның җитәкче вазыйфаларда эшләү тәҗрибәсе зур булуын әйтте, шулай ук яңа җитәкчегә җинаятьләрне, административ хокук бозуларны ачу һәм тикшерүнең югары күрсәткечләрен саклап калуларын теләде. Шәһәрнең Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов район администрациясе һәм «Электротехник» полиция бүлеге арасында яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте.

Ринат Сираев, үз чиратында, җитәкчелекнең ышанычын акларга тырышачагын әйтте.

Җомга, 20 март 2020, 10:47