Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Маһинур Минешәех кызы Әхмәтова туган-тумачалары һәм якыннары белән бергә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов һәм Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев юбилярны истәлекле дата уңаеннан котладылар, аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале, РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Бөек Ватан сугышы елларында Маһинур Минешәех кызы туган авылы Иске Кадырмәт колхозында эшли, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. 1985 елдан бирле Яр Чаллыда яши. Ветеранны котлауга ТИҮ рәисе Людмила Семенова һәм Шәһәр Советы депутаты Иван Шигин да кушылды.

Шулай ук Үзәк районының 42 һәм 43 комплексларында яшәүче 36 Бөек Ватан сугышы ветеранына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Ветераннарны тәбрикләүдә ТИҮ рәисләре Надия Гришаева һәм Александр Афанасьев катнашты. 

#Победа75 #увойнынеженскоелицо
Җомга, 20 март 2020, 08:02