Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыдагы спорт объектлары вакытлыча үз эшчәнлекләрен туктаталар. Бу хакта физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов сөйләде. "Спорт министрлыгы рекомендацияләренә таянып, без өстәмә профилактик чаралар кертәбез һәм шәһәрнең спорт комплексларында шөгыльләнүне чиклибез. Муниципаль спорт мәктәпләрендә барлык спорт төркемнәренең дәресләре, шулай ук гражданнарның спорт объектларына ирекле йөрүләре гамәлдән чыгарыла. Шулай ук без шәхси спорт учреждениеләренә бу рекомендацияләргә колак салырга тәкъдим итәбез. Чикләү чаралары 20 марттан  гамәлгә ашырылачак", - дип билгеләп үтте Роман Насрединов.

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов «Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус йогуны (COVID-19) кисәтү шартларында физкультура-спорт эшчәнлеген оештыру турында» боерыкка кул куйды. Боерык нигезендә, 2020 елның 20 мартыннан Татарстан Республикасының спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы физкультура спорт учреждениеләре барлык категорияләрдәге гражданнар өчен әлеге учреждениеләрдә булуны туктатып торалар, шул исәптән балалар һәм өлкәннәр белән күнегүләр һәм секция шөгыльләре дә туктатыла. Шулай ук 2020 елның 20 мартыннан Татарстан Республикасы территориясендә халыкара, бөтенроссия һәм республика массакүләм спорт чараларын уздыру күчерелә.

Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 17:00