Мы в социальных сетях

Яр Чаллы командалары халыкара КВН берлегенең «Республика» рәсми лигасы фестивалендә катнаштылар. Казанда «УНИКС» концертлар залында XXVI фестивальнең Гала-концерты узды. Чаллылылар уңышлы чыгыш ясадылар, нәтиҗәдә, автокаладан берьюлы өч команда «Республика» лигасының 1/8 финалына үтте. Болар - «Ингеборга Дапкунайте» (Буа һәм Яр Чаллы), «КАМАЗ» ААҖнең профком җыелма командасының - «Бим-Бам-Бом»«Черепаха Торпеда» КВН командалары. 

 «Иң яхшы актер» номинациясендә «Черепаха Торпеда» командасыннан Артур Вәлиев, 3 нче урынны «Ингеборга Дапкунайте» (В.Г.Тимирясов ис. КИУның Яр Чаллы филиалы) КВН командасы алды һәм 1 урынны «Бим-Бам-Бом» КВН командасы яулады. Шулай ук «Уникс» сәхнәсендә беренче тапкыр Чаллының яшь юморчылары чыгыш ясады. Алар Яр Чаллыны КВН Юниор-лигасы блогында тәкъдим иттеләр. Бу 38нче мәктәпнең «Баклажан» КВН командасы һәм 57 нче гимназиянең «Дисконект» КВН командасы.

Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 11:39