Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәр бюджеты 809,2 млн сумга тулыланды, план күрсәткечләре 788,6 млн сум. Өстәмә 20,6 млн сум акча кергән, үсеш 2,6% тәшкил иткән. Бу хакта Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте. Керемнәрнең төп өлешен, ә бу 70% җир кишәрлекләре өчен аренда түләүләре тәшкил итә.

2019 ел нәтиҗәләре буенча 24 хуҗасыз объект буенча муниципаль милек хокукы теркәлгән. Муниципаль берәмлек милкенә закон буенча мирас итеп дүрт фатир күчте.

2020 елның 1 гыйнварына шәһәр Башкарма комитетында гомуми мәйданы 65 мең кв. метр булган Күчемле һәм күчемсез милекне арендалау буенча 544 килешү исәптә тора.

Шәһәрнең муниципаль милке күләме 24,1 млрд сум тәшкил итте. 2019 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль мөлкәтне арендалаудан 67 млн сум күләмендә акча алынды.

2019 елда шәһәр бюджетына муниципаль милек объектларын сатудан барлыгы 2,9 млн сум акча кергән. 

2018 елдан башлап муниципаль милекне сату электрон формада Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы операторы булган сәүдә мәйданчыгында гамәлгә ашырыла. Хисап чорында 140 сату-алу килешүе һәм гомуми мәйданы 53,4 га булган җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында 120 килешү төзелде. 

2019 елда җир кишәрлекләрен сатудан шәһәр бюджетына 131 млн сум кергән, бу план күрсәткеченнән 11,4%ка артык.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 08:15