Мы в социальных сетях

Яр Чаллының «Цех» ресторанында "Хәерле Яңа ел" хәйрия чарасы узды. Анда физик мөмкинлекләре чикле балалар, авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылды.

Чараны шәһәрнең Башкарма комитеты ярдәме белән "Цех" рестораны администрациясе оештырды. Яшь чаллылылар өчен күңел ачу программасы әзерләгәннәр. Бәйрәм кунаклары алдында яңа ел чарасының төп геройлары – Кыш Бабай һәм Кар кызы чыгыш ясады. Балаларны әкият персонажлары белән уеннар һәм артистларның чыгышлары шатландырды. Хәйрия чарасының һәр катнашучысына бүләк тапшырылды.

«Цех» рестораны чарада катнашучылар өчен бушлай меню тәкъдим итте. «Цех» рестораны җитәкчелеге (директоры Айнур Халиков) хәйрия чараларын даими рәвештә үткәрергә карар кылды. Киләсе хәйрия иртәсе 2019 елның 30 декабренә планлаштырылган. 

Сишәмбе, 10 декабрь 2019, 09:31