Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының XXX IV утырышы узды. Депутатлар көн тәртибендәге 13 мәсьәләне карап тикшерделәр. 2020-2022 елларга Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеше фаразы проекты беренчеләрдән булып каралды.

Фаразланган күрсәткечләрне Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова тәкъдим итте. «2020 - 2022 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы гомумроссия икътисадый ситуациясе үсешенең сценар шартлары, Татарстан Республикасының үсеш тенденцияләре һәм шәһәрнең база тармаклары һәм системаны барлыкка китерүче предприятиеләр үсешенең фаразланган күрсәткечләре нигезендә эшләнде», - дип аңлатты ул.

Документ нигезендә тулай территориаль продукт ел бәяләве буенча 218,9 млрд сум тәшкил итәчәк, чагыштырма бәяләрдә - 100,1%. Урта сроклы чорда тулай территориаль продукт формалаштыруны икътисадның төп секторлары: сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә, күпләп һәм ваклап сату тәэмин итәчәк. 2020 елда тулай территориаль продукт күләме100,6% физик күләм индексы белән 227,5 млрд сум, 2021 елда - 100,7 % физик күләм индексы белән 238,0 млрд сум, 2022 елда - 100,8 % физик күләм индексы белән 248,6 млрд сум тәшкил итәчәк. 2019 ел ахырына шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре тарафыннан үз продукцияләрен сату, үз көчләре белән эшләр, хезмәтләр башкару 355,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Сәнәгать җитештерүе индексы 100,2 %. 2020 елга шәһәр буенча сәнәгать продукциясе күләме - 380,8 млрд сум, сәнәгать җитештерүе индексы 104% булыр дип планлаштырыла. Агымдагы ел ахырына төп капиталга инвестицияләр күләме 63,5 млрд сум күләмендә булыр дип көтелә, бу узган ел дәрәҗәсендә. Инвестицияләрнең гомуми күләмендә ТОСЭР резидентларының инвестицияләр өлеше 12,0% тәшкил итәчәк. 2019 ел нәтиҗәләре буенча эре һәм урта предприятиеләр буенча төзелеш-монтаж эшләренең күләме 20,3 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2020 - 2022 елларда ирешелгән күрсәткечләрне саклап калу планлаштырыла.  Быел 310,0 мең кв. м торак файдалануга тапшырылачак, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 5,6% ка югары. 2020 елда 315,0 мең кв. м торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2019 елда ваклап сатуның товар әйләнеше күләме 159,9 млрд сум тәшкил итәчәк, чагыштырма бәяләрдә 100,1%. Фаразланган елларда да уңай динамика сакланачак.

2020 елда шәһәр икътисадының төп юнәлешләре түбәндәгеләр булачак: милли проектларны гамәлгә ашыруда катнашу; федераль һәм республика программаларында катнашу; моношәһәрләргә ярдәм программасында катнашу; алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендәге проектларны гамәлгә ашыру; 2021 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге чорга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планын үтәү; муниципаль программаларны тормышка ашыру.

Наил Мәһдиев Фаразның инде алдан ук даими комиссияләр утырышында депутатлар тарафыннан тикшерелүен искәртте. «Без Россиянең иң эре моношәһәрләреннән берсе булган үзебезнең шәһәребезнең үсешендә берничә юнәлешне күрәбез. Без бүген моношәһәр һәм якындагы елларда да моношәһәр булачакбыз. «КАМАЗ» - ул безнең язмышыбыз. Россия Федерациясенең теләсә кайсы шәһәре дә үзендә «КАМАЗ» булуны зур дәрәҗә санар иде. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу - реаль эшләр, реаль хезмәт хакы, реаль продукт.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич, ул ерак заманнарда Россия субъектлары үз территорияләрендә «КАМАЗ» булсын өчен көрәштеләр, диде. Автомобиль төзелеше өлкәсендә генә түгел, нефть чыгару өлкәсендә дә кыенлыклар бар. Без нефть барреленең күпме торганын хәтерлибез. Нефтьчеләр ел буе хезмәт хакы ала алмадылар. Төрле чаклар була: бүген кыенлыклар булса, иртәгә уңыш килә. «КАМАЗ»ның бүген сыйфатлы яңа продукты бар, ул йөк техникасы җитештерүче иң эре 20 леккә керә. Ул - безнең шәһәрне шәһәр итеп тотучы төп предприятие. Яр Чаллы шәһәре «КАМАЗ» өчен төзелде. Төрлечә фаразларга мөмкин, әмма билгеле бер цикл бар, кыенлыклар тумый калмый һәм алар безнең күрсәткечләргә йогынты ясый да.

Әлбәттә, шәһәребезнең уңышлы үсеш инструментларының берсе – алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе. Чаллылыларга һәм бизнес белән монда килүчеләргә хөрмәт һәм мактау сүзләре әйтәсе килә. Без илдә иң яхшы ТОСЭР. Без калабызга 15 млрд сумлык инвестицияләр җәлеп иттек. Беркем дә бездән күбрәк җәлеп итә алмады. Без 5900 яңа эш урыны булдырдык. Унлап завод ачылды. Безнең фараз буенча алга таба үсеш өчен яхшы юнәлеш менә кайда ул. «КАМАЗ» яңа продукт белән үсәчәк. Монда бернинди шик тә юк. Сергей Анатольевич Когогин бу хакта берничә тапкыр белдерде. ТОСЭР шулай ук үсәчәк. ТОСЭРның иң эре резидентларыннан берсе безнең белән килешү төзеде. 12 завод төзеләчәк. Аларның икесе инде төзелде – кер юу машиналары һәм суыткычлар чыгару буенча. Чиратта – ел саен бер завод төзү. Фаразлаганда без барысын да исәпкә алабыз. Бу: өстәмә инвестицияләр, өстәмә эш урыннары, Яр Чаллыда яшәүче гражданнар өчен өстәмә мөмкинлекләр»,– диде шәһәр мэры.

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проектын укыды. Документ җәмәгать тыңлауларын һәм депутатларның алдан карап тикшерүен узды.

Җомга, 6 декабрь 2019, 15:28