Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» ААҖнең 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чара шушы минутларда Яр Чаллының Орган залында уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаша. Залда предприятие ветераннары һәм партнерлар җыелды.

«Кама ярында машина төзелеше тармагын, илнең йөзен кардиналь үзгәрткән һәм аны зур йөк автотранспорты буенча дөнья лидерлары когортына чыгарган проект салынды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген КАМАЗ дөньяда авыр класслы йөк машиналары җитештерүчеләрнең 20легенә керә, Россиядә һәм БДБ илләрендә һәр өченче йөк автомобилен чыгара. КАМАЗ автомобильләре дөньяның 80 нән артык илендә кулланыла».

Аның сүзләренә караганда, предприятие үзенең 50 еллыгын җитештерүне тулысынча яңартып каршы ала. Әйтик, кабина каркаслары чыгару заводы ачылды, алюминий ягулык баклары җитештерү линиясе сафка кертелде, Р6 двигательләре чыгару буенча конвейер эшләтеп җибәрелде, ел ахырына кадәр К5 йөк машиналары җитештерелә башлаячак.«Бу проектлар барысы да Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Россия Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе тарафыннан КАМАЗга һәрьяклап ярдәм итүдән башка мөмкин булмас иде», дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.

«КАМАЗ ул чактагы 30 меңлек шәһәрнең язмышын кискен үзгәртте. Бу  кешеләр язмышы. Бүген автокалабызда яши торган күп кенә камазлылар буыны үзләренә ватан итеп Яр Чаллы шәһәрен сайлаган. Сез куйган югары планканы, хөрмәтле беренче төзүчеләрЯр Чаллы шәһәре үз эшләрендә дәвам итә– диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. Безнең язмышыбыз бик бәхетле. Бу бәхетле язмыш киләсе 50 елда да безне озата барсын иде. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә».

Тантаналы шартларда дәүләт, республика бүләкләре тапшырылды.

Орган залына керер алдыннан мәртәбәле кунаклар техника күргәзмәсен карадылар.

Пәнҗешәмбе, 5 декабрь 2019, 18:52