Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ир-ат командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионатының беренче туры узды (Идел буе Федераль округының ачык Чемпионаты). 2019-2020 еллар сезоны ярышларында Казан, Киров, Ульяновск һәм Яр Чаллы командалары катнашты («Динамо-Яр Чаллы»).

Ярышларны ачуда физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, Яр Чаллының «Динамо» шәһәр советы рәисе урынбасары Александр Питиримов, автокаланың волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов һәм башкалар катнашты. Уеннар 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында узды.

Беренче тур кысаларында чаллылылар 3:0 исәбе белән Киров һәм Ульяновскиның «Динамо» командаларын отты. Икенче тур 2019 елның 21 һәм 22 декабрендә Кировта узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган сезонда «Динамо-Яр Чаллы» командасы бронза призеры булган иде.

Чәршәмбе, 4 декабрь 2019, 09:03