Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган декада бара. Хәзерге вакытта шәһәребездә 32 534 инвалид, шул исәптән балигъ булмаган 2089 инвалид бала яши. Шуларның 55 %ы – хатын-кызлар, 45 %ы – ир-атлар. Башкарма комитет Җитәкчесе Рамил Хәлимов бу хакта бүгенге матбугат конференциясендәге чыгышында хәбәр итте.

Ул шулай ук 2011 елдан шәһәрдә «Уңайлы мохит» дәүләт программасының тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Шул вакыт эчендә шәһәрнең 80 учреждениесендә уңайлы шартлар тудырылды. «Яңа ачылган дүрт мәктәп һәм алты балалар бакчасы да рекреацион зона элементларына булган норматив таләпләргә җавап бирә.Хәзерге вакытта karta.tatar.ru сайты картасына 264 объект буенча мәгълүмат кертелгән», - дип ассызыклады ул.

Болардан тыш, 2011 – 2019 елларда коляскада йөри торган инвалидлар яшәүче 525 торак йорт подъездына җирле бюджет хисабыннан пандуслар куелды, Европа стандартларына туры килерлек 345 кичү реконструкцияләнде һәм төзелде, 1010 җир өсте җәяүлеләр кичүе төзекләндерелде.

Инвалидларның мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп максаты булып аларны эшкә урнаштыру торуын билгеләп үтте Рамил Хәлимов. Бу мәсьәлә белән Мәшгульлек үзәге, шәһәр предприятиеләре шөгыльләнә, вакансия ярминкәләре үткәрелә. Мәгълүматларга караганда, 2753 кеше эшкә урнаштырылган, бу гомуми инвалидлар санының 32%ын тәшкил итә.

Шәһәрдә инвалидларның хокукларын яклау һәм мәнфәгатьләрен кайгыртуны алты иҗтимагый оешма гамәлгә ашыра. Җиде тернәкләндерү учреждениесендә квалификацияле белгечләр ярдәмендә инвалидлар үз-үзләрен карау буенча югалткан күнекмәләрен кире кайтару һәм хезмәт, гаилә-көнкүреш эшчәнлегендә мөстәкыйльлеккә ирешү мөмкинлеге алалар.

Инвалид балаларны тернәкләндерүдә һәм социаль шартларга яраклаштыруда мәгариф учреждениеләренең роле зур булуы да билгеләп үтелде чыгышта. Шәһәрдәге 126 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 61ендә инвалид балалар йөрү өчен шартлар тудырылган. Өч балалар бакчасында терәк-хәрәкәт аппараты тайпылышлары булган балалар өчен 12 инклюзив төркем эшли.

Сигез коррекция мәктәбендә 1360 бала укый, шуның 768е инвалид балалар; гомуми белем бирү мәктәпләрендә алар 432. Ә 284 бала өйдә укытыла, 6 инвалид бала белемне дистанцион рәвештә ала.

«Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр күпмедер дәрәҗәдә сау-сәламәт кешеләргә үрнәк тә булып торалар әле. Бер нәрсәгә дә карамастан, алар җәмгыятькә файдалы кешеләр булырга тырышалар. Аларның күбесе бик талантлы һәм шул талантларын төрлечә үстерергә омтылалар. Җырлыйлар, шигырь язалар, спорт белән шөгыльләнәләр, төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңү яулыйлар. Аларның күпчелеге бик тә көчле ихтыярлы кешеләр», - диде Рамил Хәлимов, сүзен йомгаклап.

Чәршәмбе, 4 декабрь 2019, 13:21