Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Фәүзия Хан кызы Ханова һәм Владислав Николаевич Бочкарев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Фәүзия Хан кызы Тукай районының Суыксу авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә йөри. Сугыштан соң гаиләсе белән Круглое Поле бистәсенә күчәләр, Фәүзия Хан кызы анда озак вакытлар тимер юлда эшли. 1961 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Фәүзия Хан кызы КАМАЗда түбә ябучы булып хезмәт куя.

Владислав Николаевич Казанда туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Казан һөнәр училищесында укый, слесарь-монтажчы булып эшли. 1970 елда Галина Ивановна Беляковага өйләнә һәм гаиләсе белән бергә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Владислав Николаевич электр челтәрләре предприятиесендә эшләгән. Хатыны белән бергә ул тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Юбилярлар «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Аларга РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина, шулай ук территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисләре Мәрьям Мостафина һәм Лилия Савельева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Пәнҗешәмбе, 21 ноябрь 2019, 13:00