Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова алып барды. Киңәшмәдә адреслы хуҗалыкка, паспорт режимына, халыкның аерым категорияләрен исәпкә алуны үткәрүгә, исәпкә алу кәгазьләрен gosuslugi.ru сайтында электрон формада тутыру юлы белән халыкның җанисәптә катнашуын оештыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштыларәзерләү эшләре өчен биналар сайлау һәм башка мәсьәләләр каралды.

Халык санын алуда беренче тапкыр цифрлы технологияләр кулланылачак. Чаллылылар үзләре һәм гаиләсе турында мөстәкыйль рәвештә хәбәр итә алачаклар. Әйтик, 2020 елның 1-25 октябрендә идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында (ЕСИА) стандарт хисап язмасы булган илнең теләсә кайсы кешесе «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Халык санын алуны узарга» хезмәтен сайлап, мөстәкыйль рәвештә интернет-исәпкә куюны уза алачак. Шул ук вакытта электрон исәпкә алу кәгазен үзеңә генә түгел, гаилә әгъзаларына да тутырырга мөмкин. Интернет-исәпкә алуны КФҮтә дә узарга мөмкин, анда кунак компьютерларыннан файдаланырга мөмкин. Онлайн-җанисәпнең һәр катнашучысы санлы код алачак.

Пәнҗешәмбе, 21 ноябрь 2019, 09:00