Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 23 ноябрьдә Яр Чаллыда беренче тапкыр пауэрлифтинг һәм армлифтинг буенча "Алтын Урда хәзинәләре 3" Бөтенроссия турниры узачак. Турнирда катнашу өчен 25 шәһәр, 11 регион һәм республикадан килгән спортчылар гариза бирде. Турнирның приз фонды – 100 000 сум. Ярышта Чаллы җыелма командасы да чыгыш ясаячак, команда составында ятып гер күтәрү буенча "Элита Россия" категориясендәге бердәнбер атлет Наил Нургалиев чыгыш ясарга планлаштыра. Аның максаты – бу дисциплинада Россиянең яңа рекордын кую.  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пауэрлифтинг һәм армлифтинг буенча турнирда физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар шәһәр данын яклаячак.

Пәнҗешәмбе, 21 ноябрь 2019, 08:42