Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Тантаналар сараенда 68 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Чара Халыкара Әниләр көненә багышланды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне балалары туу белән котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35,5 мең гаилә 13,6 млрд сумнан артык акча белән эш иткән. 

Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Чәршәмбе, 20 ноябрь 2019, 15:50