Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышында катнашкан Валерий Михайлович Колпскийга Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан истәлек медале тапшырылды. Мактау бүләген тапшыру Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге мактаулы консулы Константин Анисимов катнашында узды. Котлауларга ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина да кушылды.

Валерий Михайлович Палех районы, Иваново өлкәсенең Клетново авылында туа. 1943 елның гыйнварында 17 яшендә урта мәктәпне тәмамлау турында вакытыннан алда аттестат алгач, Совет Армиясе сафларына китә. Сигезенче аерым, гвардия һава-десант бригадасында хезмәт итә. Икенче Белоруссия фронтының сугыш елларында аерым операцияләрендә катнаша. Хәрби исеме: лейтенант. Армиядән соң 1950 елда Иваново энергетика институтына укырга керә. Валерий Михайлович 1955 елда югары белем турында диплом алгач, Сталинград ГЭСын төзүгә җибәрелә, әлеге предприятиедә ул 1969 елга кадәр эшли. 1969 елда Яр Чаллыга Камгэсэнергострой төзелешенә килә. Лаеклы ялга чыкканчы Валерий Михайлович 15 ел «Трест Гидрострой» предприятиесендә төзелешнең баш энергетигы булып эшләгән. Валерий Михайлович «Германияне Җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 20 ноябрь 2019, 13:24