Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы сәнәгать һәм индустриаль парклары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуның инициаторы булып Башкарма комитетның Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева тора. Ул билгеләп үткәнчә, сәнәгать парклары резидентлары тарафыннан тугыз ай эчендә 62 млрд сумлык продукция төяп озатылган. Үсеш шул ук чор белән чагыштырганда 5,7% тәшкил иткән.

Һәр җитәкче сәнәгать паркының казанышлары турында сөйләде, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре очраша торган проблемалар турында фикер алышты. Эшмәкәрләрне газ белән тәэмин итү, предприятиеләргә керү юлларын ремонтлау, хезмәткәрләрне ташуны оештыру мәсьәләләре борчый.

Сәнәгать парклары җитәкчеләре шәһәр җитәкчелегенә сәнәгать зонасындагы юлларны төзекләндергән өчен рәхмәт белдерделәр.

"Мин сезнең барыгызга да инвесторларны җәлеп итү, үз бизнесыгызны үстерү буенча башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәркем үз бизнесын җәелдерү өчен мөмкинлекләр эзли. Кыенлыкларсыз булмый, билгеле. Без аларны бергәләп җиңәчәкбез. Без сезнең бизнесны үстерү яклы. Коммуникацияләр, юллар белән бәйле барлык мәсьәләләрне этаплап хәл итәбез. Ел саен юлларны ремонтлауга 2 млрд сумнан артык акча җәлеп итәбез, шул исәптән шәһәрнең сәнәгать өлешендә дә. Газ белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча республика җитәкчелеге белән киңәшләшәчәкбез", – дип нәтиҗә ясады очрашуга Наил Мәһдиев.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 19:00