Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Развитие» сәнәгать паркы резидентларының җитештерү эшчәнлеге белән танышты. Ул сәнәгать мәйданчыгының икенче чиратын бәяләде. Сәнәгать паркы директоры Константин Пучкин шәһәр башлыгына сәнәгать паркының беренче һәм икенче чиратының территориясе 100 %ка тутырылуы турында сөйләде. Сәнәгать паркы өченче чиратны үстерергә планлаштыра. Бүген парк территориясе 24 Га тәшкил итә, анда 18 резидент урнашкан. Шул ук вакытта һәр предприятие үсеш стадиясендә. Константин Пучкин билгеләп үткәнчә, сәнәгать паркының салым түләүләре күләме 10 тапкыр арткан: 3,5 млн сумнан 37 млн сумга кадәр. Мэр белән бергә территорияне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм башка сәнәгать парклары җитәкчеләре карап чыктылар.


Мэрга үзенең яңа проектын «Луч» компаниясе тәкъдир итте, ул бораулау компанияләре өчен хәзерге вакытта модульле блок контейнерлар җитештерә. Контейнерларга янгын сүндерү системасы урнаштырылган.

Аннары Наил Мәһдиев «Пенопласт НЧ» компаниясе производствосын карап чыкты. Предприятиедә көн саен 70-80 блок пенопласт җитештерелә. Киләчәк планнарда - Кытайның Haier компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек. Анда катнашучы «Хайер РУС» индустриаль паркы директоры Ван Шоужун Чаллы тәэмин итүчеләре белән кызыксынуларын билгеләп үтте.  Бу үз чиратында Чаллы компаниясенә дөнья базарына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Оешма җитәкчесе Гөлнара Шәйхулова предприятие җиһазларының Лизинг Грант программасы буенча сатып алынуын билгеләп үтте.

Аннары Наил Мәһдиев нефть чыгару тармагы өчен инструментлар һәм җиһазлар җитештерә торган «Вега-М» предприятиесендә булды. Чаллы компаниясе продукциясен бөтен Россиядән машина төзелеше предприятиеләре сатып ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда барлыгы 12 сәнәгать һәм индустриаль парк эшли, аларда 347 резидент эшли. Болар-КИП «Мастер», «Развитие», «Чаллы» индустриаль паркы, «Җиһазлар базасы»«ГринПро», «Экотехнопарк», «Промвест», «Шестнадцатый регион», «Экофуд» «Хайер РУС» «Завод Профтермо», «Татэлектромаш». Алар ярдәмендә территорияләрдә 10 780 эш урыны булдырылган.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 18:48