Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр территорияләрен ботаклардан һәм чүп-чардан чистарту буенча чаралар дәвам итә. Бүген Яр буе паркындагы чүп-чар, кыр буйларын чистарту һәм төяү эшләре башкарылды. Анда 1200гә якын кеше катнашты, шул исәптән студентлар, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, идарәче компанияләр, төзелеш комплекслары, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре чыкты.

Моңа кадәр ике атна дәвамында Яр буе паркында Үзәк һәм Автозавод районнары администрациясе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге территорияне җыештыру һәм чистарту буенча чаралар үткәрелгән иде инде.

"Уңайлы ишегалды" идарәче компаниясе җыештыру өмәсендә катнашучыларның барысын да кайнар ботка һәм чәй белән сыйлады.

Өмәдән тулы фоторепортажны Вконтакте челтәренең "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" рәсми төркемендә карагыз.

Шимбә, 16 ноябрь 2019, 12:08