Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санкт-Петербургның «Борис Эйфман бию академиясе» Яр Чаллыда яшь талантларны күчмә профессиональ карау үткәрәчәк. Карауга 6-11 яшьлек балалар чакырыла. Сынауларны уңышлы узган барлык балалар да укырга керү имтиханнарына чакыруга яки Санкт-Петербург бию академиясендә бер атна бушлай стажировка үтү мөмкинлегенә ия булачак. Карау 17 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә балалар сәнгать мәктәбенең хореография залында узачак.

Карау фигура пропорциясен, баланың физик күрсәткечләрен бәяләүне үз эченә алачак. Кием формасы: купальник яки кыска шорты һәм майка, бию өчен махсус аяк кием яки балет туфлие.

Балет училищесын тәмамлагач, укучыларга урта һөнәри белем турында диплом бирелә. Академиядә укуның уникальлеге А.Я. Ваганова системасы буенча классик балет сәнгатен укыту программасын һәм заманча дөнья хореографиясе концепциясен өйрәнүдән гыйбарәт. Махсус дисциплиналарның барлык комплексы 21 гасыр балетының универсаль артистларын, биюнең төрле техникасына ия булучы, Россия һәм чит ил театрлары труппаларында максималь ихтыяҗ тудырган артистларны тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Академия бинасы 2013 елда төзелгән, укучыларны укыту һәм яшәү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Анда 14 балет залы, заманча медицина үзәге, ашханә, спорт комплексы, тренажер залы һәм бассейн, чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен уңайлы интернат урнашкан. 2019 елның 16 ноябрендә Балалар бию театры үз ишекләрен ачачак - театр комплексы, үз эченә сәхнәне һәм 450 урынга исәпләнгән тамашачылар залын, репетицияләр залын, грим салу бүлмәсен, остаханәләрне һәм техник бүлмәләрне ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Борис Эйфманның бию академиясе – Россиядә җиде яшьтән үк балаларны кабул итүче бердәнбер хореография училищесы. 

Академия сайтында язылу: https://eifmanacademy.ru/ru/prosmotry/regiony һәм телефоннар буенча +7 (812) 498-41-29; +7 (952) 288-57-19.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 16:47