Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Нина Константиновна Звонарева 95 яшьлек юбилеен һәм Дария Сергеевна Кульметьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Нина Константиновна Казанда туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын, алга таба педагогия институтын тәмамлаган. Сугыш елларында Бутяков исемендәге заводта эшли. 1953 елда Звонарев Виктор Терентьевичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Нина Константиновна Казан шәһәренең 8 нче мәктәбендә эшләгән. 1987 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бер оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дария Сергеевна ТАССРның Октябрь районы Камышлы авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында 14 яшеннән урман кисүдә, аннары Ульяновск өлкәсенең Сенгиле районы Елаур авылында ат караучы булып эшли. 1953 елда Кулметьев Василий Ивановичка кияүгә чыга. 1980 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Дария Сергеевна торак-эксплуатация компаниясендә урам себерүче булып эшли. Ире белән дүрт бала үстергәннәр, алты оныклары һәм биш оныкчыклары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярларга РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларны, Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм районның территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре тапшырдылар. Котлауларга ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов та кушылды.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 17:00